Бүген район администрациясендә чираттан тыш киңәшмә булды. Анда Менделеевск муниципаль районының гадәттән тыш ситуацияләрне булдырмау һәм юк итү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия эшләде.Киңәшмәдә Менделеевск районының КЧС һәм ОПБ рәисе Владимир Фролов, Менделеевск янгын сүндерү гарнизоны начальнигы Александр Балясов, ТР Гадәттән тыш ситуацияләр буенча министрлыкның бүлек начальнигы Айдар Ахмадуллин, шулай ук башка комиссия членнары һәм авыл поселенияләре башлыклары катнашты.Киңәшмәдә Менделеевск звеносының су басуларга әзерлеге , гадәттән тыш хәлләрне , авыл җирлекләре территорияләрендә янгын чыгуларны булдырмау мәсьәләләре каралды. 15 мартка кадәр су басуларга каршы тору мероприятияләре планын, булган юл-төзелеш техникасын әзерләү, балыкчыларның күпләп җыелу урыннарын патрульләү, йорт подвалларында җыелган суларны вакытында суыртып алу һәм башка мероприятияләр планын әзеләргә дигән карар кабул ителде.