Менделеевск шәһәрендә урамдагы лампаларны алмаштыру эшләре алып барыла. Гадәттәге 40тан 250 Вт кадәр булган лампалар урынына 40тан 110 Вт лампалар урнаштырыла. Бу энергияне 70 % кадәр экономияләүне тәэмин итәчәк. Бүгенге көндә планлаштырылган эшләрнең 65% башкарылган. Шәһәрдә барлыгы 700 лампа алмаштырылачак.