9 март көнне “Өмет яры” халыкка ярдәм күрсәтү үзәгендә “Яз гүзәле ” дигән бәйрәм кичәсе булды. Аның максаты кызларда эстетик зәвык тәрбияләү, иҗади сәләтләрен ачу .Бәйрәмгә социаль-куркыныч дип табылган гаиләләрдән 10 кыз чакырылган иде. Гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре төрле конкурслар, уен-биремнәр әзерләгәннәр . Алар барысы да кызлар арасыннан “иң-иңнәрне” сайлап алу өчен.
Бәйрәм программасын Катя исемле “курчак” алып барды.Бу катнашучылар өчен тагын бер сюрприз булды.Тагын да көтелмәгән сюрприз- Убырлы карчык , Матрешка һәм Скоморохның сәхнәгә чыгуы булды. Соңрак алар жюрида урын алдылар.
Кызлар конкурс, биремнәрдә кызыксынып һәм теләп катнаштылар. Катнашучылар фикеренчә, иң катлаулы конкурс Убырлы карчыкныкы булган. “Золушка” дигән әлеге конкурста конкурсанткаларга ярманы чистарту биреме куелган.
“Әкияти” жюри һәр кызны тиешенчә бәяләгән.Аларга төрле номинацияләр буенча грамоталар һәм татлы бүләкләр тапшырылган.
Бәйрәм кичәсе чәй табыны белән тәмамланды.Анда катнашучылар бәйрәм турында тәэсирләре белән бүлештеләр, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлаулар кабул иттеләр.