Сәйтәктә “Минем хыялымдагы курчагым “ дип исемләнгән ял кичәсе булды

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

 

9 март көнне Сәйтәк авыл клубында “Ләйсән” балалар бакчасы балалары өчен “Минем хыялымдагы  курчагым “ дип  исемләнгән  ял кичәсе булды. 9 март көнне балалар  яратып уйнаган Барби курчагының туган көне иде. Клуб мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларны , күргәзмә аша, Барби курчакгы тарихы белән таныштырды. Кунакка Барби курчагы (укычы Усикова Р.) килде .Балалар аның  түгәрәк  һәм  хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Түгәрәктә күмәк биюләр башкардылар. Кичә бик күңелле узды. Һәр бала Барбидан тәмле күчтәнәчләр алды. Соңыннан бергәләшеп Барби курчагына “өй” ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International