11 март көнне Сәйтәк авыл клубында ,авыл китапханәсе белән берлектә , “Иң , иңнәр...” исемле ял кичәсе булды.Бәйрәмгә авылның яше -карты җыелган иде. Китапханәче Данилова Е.И. килгән кунакларны табышмак һәм мәкальләр аркылы зирәклектә, тапкырлыкта сынаса, клуб мөдире Гизатуллина Я.Г.күңелле ярышлар аша җитезлектә, итагатьлектә сынады.Кичә барышында, шаян сынаулар аша, иң тәмлетамак,иң виртуоз авылдаш та сайлап куелды. Һәр җиңуче истәлекле бүләк һәм “тәмле” медальләр белән бүләкләнде. Бәйрәмнең кунаклары Иске Гришкино авылыннан Япаев Виктор һәм Павлова Мария тамашачыларга үзләренең иң дәртле җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.Һәвәскәр артистларыбызны авыл халкы көчле алкышларга күмеп, кабат - кабат сәхнәгә чакырып тордылар.Бәйрәм уен-көлке, дәртле биюләр белән аралашып барды.







