Иске Гришкинда "Алабуга егетләре"

2017 елның 13 марты, дүшәмбе
8 март көнне Иске Гришкин мәдәният йортында хатын - кызлар бәйрәмне багышланган концерт узды. Концерт башланыр алдыннан авыл җирлеге башлыгы Мамакова В.В. үзенең котлау сүзләре белән залдагы барлык хатын - кызларны котлады. Бәйрәм концерты Буланова Гафия апаның йорәге түреннән чыккан шигырьләре белән башланып китте. Әлеге бәйрәм концертына "Алабуга егетләре" төркеме чакырылды. Егетләрнең дәртле җырлары, шаян сүз hәм төрле биюләр белән үрелеп барды. Тамашачы концерт башыннан ахырына кадәр көчле алкышлар белән хуплап барды. Соңыннан Мамакова В.В. егетләргә рәхмәт сүзләре әйтте hәм аларга алга таба да зур уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International