Татар Тәкәш авылында “Шатланып яшә син әнием” дип исемләнгән ял кичәсе уздырылды

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

11 март көнне Тат  тәкәш авылы клубында 8 март  халыкара хатын - кызлар көненә багышланган кичә уздырылды. Кичәбезнең беренче өлешендә барлык хатын - кызларыбызны апаларны – сеңелләрне бәйрәм белән котладык,өлкән яшьтәге әниләребезгә, апаларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырдык, чәй табыны оештырдык.

Кичәбезнең икенче өлешендә, авылыбызның иҗат төркеме оештырган  концерт  булды. Кич буена матур җырлар яңгырады, төрле уеннар оештырылды. Йөрәкне җилкендергән матур биюләре белән  Ахкиямова Тәслимә һәм кечкенә Әминә Мусина халыкны шаккаттырды. Илсөяр апа Галеева үзе язган шигырен укыды. Лилия Муллаахметова  клубыбызны матур итеп үзе ясаган  рәсемнәр белән бизәде. Кичәбез бик күңелле узды. Авыл халкы, килгән кунаклар клуб мөдире булып эшләүче Айгөл  Мусина җитәкчелегендәге иҗат төркеменә бик зур рәхмәтләрен белдерде, чәчәкләр бүләк иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International