11 март Бәзәкә авылы мәдәният йортында, “Язлар белән килә назлар” дип исемләнгән концерт булып узды. Язның матур бәйрәме – халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм иту Бәзәкәдә әле дәвам итә. Бәйрәм концертында авыл үзешчәннәре белән бергә Менделеев шәһәре С.Гассар исемендәге мәдәният сараенын “Кристалл” халык эстрада бию ансамбле солистлары да катнашты.
Мәдәният чараларында актив катнашучы кызлар төркеме әниләргә, дәү әниләргә котлау сузләрен җиткерде, шаян миниатюралар белән бергә музыкаль сәлам тапшырдылар. Сөйкемле хатын – кызларга Бәзәкә егетләре исеменнән котлау сүзләрен Илшат Шакиров һәм Рашат Хузиахметов матур җыр аша юлладылар. Ике сәгать дәвамында сәхнәдә матур җырлар, дәртле биюләр, тирән эчтәлекле шигырьләр яңгырап торды. Тамашачылар һәр концерт номерын көчле алкышларга күмде.








