Яшь хокук белгече

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

“Яшь  хокук  белгече”

“Балалар хокуклары-ул беркем тарафыннан да бозылырга тиеш булмаган законнар.Әгәр кеше хокуклары сакланмаса,кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә гаделлек булмаячак...”

14 нче март көнне гаиләләргә hәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Н.В.Дьячкова hәм яшүсмерләр эшләре буенча өлкән инспектор С.В.Метальников белән берлектә авыр тормыш шартларында калган 12 бала өчен уен формасында “Яшь хокук белгече”дип аталган чара үткәрелде.

Чараның максаты:хокук бозуларны булдырмау hәм балаларны “Балалар хокуклары турындагы Конвенция” белән таныштыру.

Чара барышында балалар”Хокуклар сүзлеге”,”Рөхсәт ителә hәм рөхсәт ителми”,”Юридик практика”дигән темага караган уеннарда,конкурсларда актив катнаштылар.

hәр бала үзенең хокуклары турында нәрсә белергә,кешеләр бер-берсе белән ничек итеп дөрес аралашырга тиешлеге турында күп нәрсәләр белделәр.

Чара ахырында актив катнашкан балаларга грамоталар,буклетлар,”Законны үтә”,”Балалар хокуклары турында Конвенция”дигән истәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International