15 март көнне Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 7 нче бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын каршылады. (Тәрбиячеләре Вәлиуллина А.В.)
Шәһәрнең 50 еллыгына багышланган туган якны өйрәнү дәресендә сабыйлар тарихи сәхифәләр белән таныштылар. Калабызга исеме бирелгән бөек галим-химик Д.И.Менделеев турында мәгълүмат алдылар. Менделеевскиның истәлекле урыннарын барлап, виртуаль сәяхәт кылынды. Балалар “Урамны таны” уенында бик теләп катнаштылар. Шәһәр күренешләре белән үрелеп барган җыр тыңлау сабыйларда шатлык, таныш урыннарны күреп куану, хис-тойгылар белән бүлешү теләге тудырды.
Ахырда, бакча балалары, милләтләр дуслыгын чагылдырган мульфильм карадылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)