Бүген Песәй авылында 2017 елның язгы кыр эшләренә әзерләнүгә багышланган семинар булды. Очрашуда район башлыгы Валерий Чершинцев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Хәдиуллин, Гостехнадзорның Менделеевск шәһәре һәм районы бүлегенең төп дәүләт инспекторы Денис Абдуллин, Татарстан Республикасының ФГБУ “Россельхозцентр”Менделеевск бүлегенең баш агрономы Николай Токарев, Песәй авыл җирлеге башлыгы Вилдан Мөхәмәтгалиев, КФХ җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты. Семинарда катнашучылар машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы техникасының әзерлеген карадылар, шулай ук тәкъдим ителгән күргәзмә белән таныштылар. Семинар үзенең эшен бай ассортиментлы бөртекле культуралар тәкъдим ителгән ындыр табагында дәвам итте. Кыр эшләренә орлык әзерләү, 2017 елга планнар, чәчү мәйданының структурасы, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ихтыяҗлыгы турында сорулар каралды.
Семинар кысаларында Валерий Сергей улы Смирнов КФХның эшчәнлеге белән танышты. КФХ нәселле абердин-ангуст токымлы ит терлеген үстерү буенча актив эшли. Крестян-фермер хуҗалыгының җитәкчесе Альберт Смирнов узган елда “Алтын йөзлек” республика конкурсының “Авыл хуҗалыгы” номинациясендә җиңүче итеп таныла, Татарстан эшмәкәрләренең алтын йөзлегенә керә. Хуҗалыкта 554 эре мөгезле терлек, шуларның 85- савым сыерлары. Тракторлар, җир эшкәртүче техника сатып алынган. Быел 60 гектар җиргә солы, 245 гектар сабан бодае һәм 350 гектар арпа чәчәргә планлаштыралар.
Семинарның нәтиҗәләре гомуми җыелышта ясала. Район Башлыгы Валерий Чершинцев язгы кыр эшләренең актуальлеген ассызыклады: “Язгы кыр эшләренә әзерләнүдә килеп чыккан проблемалы мәсьәләләрне җентекләп өйрәнергә һәм бергә хәл итәргә кирәк. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгын үстерүнең төп бурычы - җитештерүчәнлекне һәм конкурентлыкка ия булган авыл хуҗалыгын күтәрү”. Авыл хуҗалыгы Идарәсе, КФХ җиткәчеләренә барлык әзерлек эшләрен үз вакытында башкарырга һәм авыл җирлеге башлыклары белән хезмәттәшлек итәргә йөкләнде. Хәзерге вакытта районда барлык хуҗалыклар да чәчүгә 90% ка әзер. Язгы кыр эшләре апрель уртасында башланачак.