15 нче мартта Тойгуҗа авылы китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре татар әдәбиятының классик язучысы, танылган галим-филолог, тарихчы, сәясәтче, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрделәр.
Сафина А.А. һәм Мухаметзянова А.Х язучының тормышы ,иҗаты белән таныштырдылар. Кичә дәвамында Г. Ибраһимовның "Яз башы", "Көтүчеләр", "Карт ялчы", "Алмачуар", "Сөю-сәгадәт" әсәрләреннән өзекләр укылды. Күргәзмәгә балаларның "Алмачуар" хикәясенә ясалган иллюстрацияләре, язучының китаплары һәм аның турында язылган китаплар куелган иде. Озак еллар китапханәче булып эшләгән Абзалова Рәисә апа репрессия корбаны булган татар язучылары, шагыйрьләре турында ачынып сөйләде. Кичәнең йомгаклау өлешендә бергәләп Г. Ибраһимовның иҗаты һәм тормышы турында төзелгән кроссвордны чиштеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)