Күңелле мәшәкатьләр

2017 елның 17 марты, җомга

Бәзәкә авылы китапханәсендә “Хуҗабикә” түгәрәге  эшли. Түгәрәккә йөрүче ханымнар атнага бер җыелалар.

 Яз башлану белән уңган хубаҗикәләр бакча эшләренә әзерлек башлап җибәрделәр. Шул уңайдан үткән атнада Плотникова Мүсгүдә апа яңа ысул белән помидор чәчү турында сөйләде. Үзенең шактый ныгыган үсентеләрен күрсәтеп помидор үстерү серләре белән уртаклашты. Ә 16 апрельдә булган занятиеда  барысы да Фәймә Галимовадан тырышып яңа бизәк төшереп оекбаш бәйләргә өйрәнделәр.  Китапханәче Ф.Башарова яңа килгән газета-журналлар белән таныштырды. Эш беткәннән соң  барысы бергә үзләре пешергән тәм-томнар белән сыйланып чәй өстәле артында аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International