Тоймада Нәүрүз бәйрәме

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

18 мартта  Тойма  мәдәният йортында  мәдәният   хезмәткәрләре  һәм  китапханәче  белән берлектә Нәүрүз  бәйрәме  уздырылды.

Бәйрәм бик җанлы узды ,дәртле биюләр , моңлы җырлар яңгырады.Моңлы җырлары белән Мубаракшин  Айрат, Сафин Фидүс,Сираева Мәрфуга,Ульданова Гөлсинә тамашачыларны шатландырдылар. Күңелле  ял кичәсеннән соң өстәлгә   тәмле итеп пешерелгән белен һәм  күмер  белән  кайнатылган  самовар куелды.   Бәйрәм  чәй  табыны артында дәвам итте.

Нәүрүз- көн  белән төн тигезләшкән вакыт . Бер  береңне  гафу  итеп изге  теләкләр теләү көне .Тамашачылар  да  изге теләкләр  теләп һәм  рәхмәтләрен әйтеп  таралыштылар .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International