Камайда балалар өчен "Экология һәм без" дип исемләнгән әңгәмә уздырылды

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

18 нче март көнне Камай мәдәният йортында экология елына багышланган "Экология һәм без" исемле  балалар белән әңгәмә булды. Мәдәният хезмәткәрләре Япаева Лариса һәм Зиннурова Сәрия  аларга экология буенча мәгьлүматлар сөйләделәр.Экранда балаларга табигатьне саклау һәм яклау турында презентацияләр күрсәтелде.Соңыннан аларга экология темасы буенча викторина уздырылды.Иң актив катнашучылар Зиятдинов Адель,Билалова Алия,Губайдуллин Ирек булдылар.Аларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.Азактан балаларга Россиянең Кызыл китабы буенча презентация күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International