Табигатькә мәхәббәт белән

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

17 апрель көнне Бәзәкә авылы китапханәсендә “Табигатькә мәхәббәт белән” дип исемләнгән иҗади сәгать үтте.

Экология елы уңаеннан үткәрелгән һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, яз фасылының матурлыгын күрсәтү, үзенчәлекләрен балаларга җиткерү максатында оештырылган бу чарада 1-4 класс укучылары катнашты. Укучылар П.Чайковскийның “Ел фасыллары. Яз” симфоник музыкасы астында А.Пушкин, Н.Гоголь, С.Аксаков, А.Хәсәновның язмаларын тыңладылар, рәсем ясадылар. Бу чарадан балалар, табигатьтә һәр җан иясе – хайваннар, кошлар, бөҗәкләр һәм дә үсемлекләр һәркайсы бик мөһим, кирәкле  һәм КЕШЕдә аларга карата мәхәббәт,сакчыл караш булса гына безнең җир планетасы яшәячәк дигән фикер алып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International