Шигырь ул –күңелнең Коръәне

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

21 март – Бөтендөнья шигърият көне. Аның нәкъ 21 март – көн һәм төн озынлыгы тигезләшкән чорда уздырылуы очраклы түгел. Бу көн табигать һәм кеше рухының үзгәрү көне буларак та билгеле. Бу көнне Бәзәкә авылы китапханәсендә иң актив укучылар Т.Сибгатуллина, Ф.Галимова, Х. Мулланурова, М. Плотникова, Ә.Закирова, Р.Хөснетдинова катнашында “Шигырь ул – күңелнең Коръәне” дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.

Кичәдә танылган шагыйрьләрнең шигырьләре белән беррәттән әле газета-журнал битләрендә генә басыла башлаган талантлы үзешчәннәрнең дә шигырьләре яңгырады, халык арасында яратып башкарыла торган популяр җырлар тыңланды. Бу кичәдә катнашучылар үзара җылы аралашып, эчтәлекле шигырьләр тыңлап,күңелләренә рухый байлык өстәп таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International