Татар китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

22 март – Бөтендөнья су ресурслары көне уңаеннан, Татар китапханәсендә “Эчәр суым тәмледер...” дигән танып белү сәгате үткәрелде. Чарада 7нче бакчаның өлкән төркеменә йөрүче балалары катнашты. (Тәрбиячеләре Мөхәмәтгалиева С.А.) 

Балалар белән суның яшәеш чыганагы булуы, әһәмияте турында әңгәмә уздырылды. Җир шарының күп өлешен су алып торса да, төче суның аз булуы ассызыкланды. Аны саклау, пычратмау, әрәм-шәрәм итмәү кирәклеге аңлатылды. Күрсәткән тәҗрибәләр буенча чиста суның үтә күренүчән, иссез, төссез кебек үзлекләре; сыеклык, газ һәм каты хәлдә булуы ачыкланды.

Сабыйларга Г.Тукайның “Су анасы”, Р.Вәлиевнең “Гөрләвек”, Ф.Зарифның “Чишмә”, Б.Вайнерның “Мокрые стихи. Юеш шигырьләр”  китаплары тәкъдим ителде. Табышмаклар чишү, “Су кайда?” уены уйнау, “Сунысаклагыз!” видеоязмасын, “Тамчы” мультфильмын карау да балалар өчен кызыклы һәм файдалы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International