Балалар белән клубка чыгып, мин аларга милли киемнәр турында сөйләп торган арада алар бик матур рәсемнәр ясарга өлгергәннәр.
Татар халкы, башка халыклар кебек үк, элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган
Бигрәк тә безнең сылу кызларыбыз, яшь киленнәребез үзләренең кием-салымнарына игътибарлы булганнар. Кызлар каз өмәләренә, аулак өйләргә, кунакка бару өчен махсус күлмәкләр тектергәннәр, ә яшь киленнәр исә, чишмәгә суга барганда да, үзләренең гүзәллекләрен күрсәтү өчен, иң матур киемнәрен кигәннәр.
Милли киемнәребездә ата-бабаларыбызның шөгыльләре, һөнәрчелеге, башка халыклар белән аралашулары да чагылыш тапкан. Бу киемнәр, аны киеп йөрүче кеше кешенең шәхси, социаль хәлене, яшен, холкын, эстетик зәвыгын күз алдына китерергә мөмкинлек биргән. Әлбәттә, чорлар алмашу белән, кием-салым да үзгәрешләр кичергән. Ул кешенең яңалыкка һәм камиллеккә омтылышы белән ярашкан. Бу кием бигрәк тә хатын-кыз киемендәге үзгәрешләрдә чагылыш тапка.Минем лекция баларга бик охшады.



