Сәйтәк авыл клубында сәламәтлек ункөнлеге

2017 елның 24 марты, җомга

Сәйтәк авыл клубында  14 нче марттан 23 мартка кадәр “Сәламәтлек -зур байлык” девизы астында ункөнлек узды. Ункөнлек кысаларында авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. яшүсмерләр өчен  “Наркомания -афәт ул” дип исемләнгән мәгълүмәти сәгать уздырды. Яшүсмерләрне  кешелек дөньясының наркотик матдәләрне куллану тарихы белән таныштырып , наркоманияныд  килеп чыгу hэм таралу сәбәпләрен аңлатты.Яшьләрне тормышта дөрес яшәу рәвешлэрен сайлап алу мөмкинлеге узлэреннән  генә торганына инандырды. Алар белән тренинг, тестлар уздырды. .Кеше организмына наркотик матдәләрнен йогынтысын,наркотикларга бәйлелек сәбәпләрен аңлатты.

Авыл халкы өчен  ун көн дәвамында   “Ижминводы” курорты  инструкторы Галимова Д.Р. сәламәтләндерү физкультурасы уздырды. Инструктор күнегуләрнең тәнгә, организмга файдасын искәртеп торды. Теләүчеләр өчен  сәламәтләндерү  массажы  алу мөмкинлеге дә булды.Бу чараларга авыл халкы бик теләп йөрде.Чөнки сәламәтлек  -зур байлык икәнлеген һәркем аңлый. Оста инструктор белән берлектә ункөнлек  сизелмичә дә узып китте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International