23 нче мартта Камай мәдәният йортында балалар өчен "Көйне бел" исемле ярыш уздырылды. Язгы каникулларда балалар өчен әзерләнгән ярыш көйләр турында иде. Мәдәният хезмәткәрләре аларга презентация формасында ярыш әзерләгәннәр. Ярыш 4 турдан торды. Ярыштагы көйлэр мультфильмнардан, кинолардан, ток-шоулардан һәм хәзерге популяр җырлардан алынган иде. Иң меломаннар Афонина Арина һәм Зиятдинов Адель булып чыктылар. Соңынан балаларга кино күрсәтелде.


