25 нче март көнне Камай мәдәният йортында "Бер күрешү үзе бер гомер" исемле ял кичәсе булды. Бу кичә, авылда сөт җыючы Загрутдинов Наиль ярдәмендә әзерләнде. Кичәдә татар халык, хәзерге популяр җырлар башкарылды, Тарханова Радна башкаруындагы шэрык биюе зур алкышларга ия булды. Баянда виртуоз уйнаучылар Валиев Фирдәвес һәм Валиев Әхнәп үзләренең көйләре белән тамашачыларның күңелен яулап алдылар. Наилә Әхмәтҗанова башкаруындагы моңлы җырлар өлкән яшьтәге тамашачыларның күңелләрен эретте."Көтүче" һәм "Алмагачлары" исемле кызыклы биюләр залдагыларга бик ошады. Бу кичәне әзерләнгән өчен Загрутдинов Наилгә рәхмәт сүзе әйткәннэн соң тамашачылар белән татарча күмәк биюе уздырылды. Халыкка кичә ошады, алар бик ЗУР рәхмәтле иде.










