25 март көнне Алнаш районында урнашкан Варзино-Алексеево (Бакыр заводы) авылы клубында Татар мәдәнияте көненә багышланган мәдәни чара үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә татар халык биюләре, нәфис сүз, скетчлар, эстрада, халык җырлары башкарылды, татар халык көйләренә тезмәләр яңгырады.
Бәйрәм ахырында Алнаш районы мәдәният бүлеге мөдире Н.В. Антонова Песәй авылы мәдәният йорты үзешчәннәренә Алнаш районы башлыгы А.В. Семёнов исеменнән рәхмәт хаты тапшырды. Н.В. Антонова шулай ук үз исеменнән рәхмәт сүзләрен белдерде һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары теләде.
Бәйрәмне авыл халкы бик яратып кабул итте. Алдагы көннәрдә янәдән концерт программасы белән чыгыш ясауны сорап калдылар.




