29 март көнне Камай авылы китапханәсендә балалар өчен “ Кем зирәк һәм кем тизрәк” исемле шигъри табышмаклар кичәсе уздырылды.
Кичә башланыр алдыннан балалар экология елы уңаеннан әзерләнгән күргәзмәдәге китаплардан үзләре өчен кирәкле мәгълүмат алдылар.
1 нче турда балаларга әйләнә-тирә мохит буенча табышмаклар тәкъдим ителде.
2 нче тур бөҗәкләр.
3 нче тур хайваннар турындагы табышмакларга багышланды.
4 нче турда балалар яшелчәләр турындагы табышмакларга җаваплар таптылар.
Укучыларның кәефләреннән күренгәнчә, аларга әлеге кичә ошады.
.jpg)
.jpg)
.jpg)