Камайда "Могҗизалар кыры" уены булып узды

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

1 нче апрель көнне Камай мәдәният йортында юмор көненә багышланган "Могҗизалар кыры" уены уздырылды. Программаны мәдәният хезмәткәрләре Зиннурова Сәрия һәм Япаева Лариса алып бардылар. Темасы ирекле иде. Уен 3 турдан, финал һәм супер игра дан торды. 1 турда  - Юзикиева Римма, 2 турда - Сафин Ринат, 3 турда - Зиннурова Алия җиңү яуладылар. Финалда Юзикеева Римма җиңеп, Супер игра уйнап абсолют җиңүче булды. Хәрбер катнашучыга призлар тапшырылды. Соңыннан залдагы утыручыларга да кызыклы сораулар бирелде, уен күмәк бию белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International