1 апрельдә Тойма мәдәният йортында сәгать 19.00 дә мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән бергә Көлке көненә карата «Көлегез файдасы күп белегез» дип исемләнгән күңел ачу кичәсе уздырылды. Кичәдә төрле уеннар уздырылды; «Ике әтәч» , «Таяк биетү» , «Кадак кагу» , «Мишеньгә туп ату» , «Балык тоту» . «Аякка шар бәйләп бер- береңнекен шартлату» , «Күзләрне бәйләп чәчелгән шакмакларны җыю һәм башка уеннар. Ир егетләр ярышып хатын- кыз күлмәкләре киеп татар биюен биеп тә күрсәттеләр. Хатын- кызлар хәләл-җефетләренә кызыклы хат язып укып бирделәр , аннан соң анектодлар сөйләнде һәм дә инде биюләр. Кичә һәркем үзләре белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләшә- сөйләшә көлешеп чәй табыны артында дәвам итте.
.jpg)
