1 апрель көнне Сәйтәк авыл клубында Экология елы кысаларында Кошлар көненә багышлан “Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән кичә-дәрес булды.Кичәнең максаты-кошлар турында белемнәрен киңәйтеп , аларга карата сак караш тәрбияләү иде.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. мәктәптә укыла торган фәннәргә таянып, балаларга кызыклы биремнәр һәм файдалы бай мәгълүмәт тәкъдим итте.Балалар төрле биремнәр үтәделәр, табышмакларга һәм башваткычларга җавап таптылар. Музыка дәресендә кошлар турында җырлар тыңласалар, физкультура дәресендә кошлар белән бәйләнешле уеннар уйнадылар. Кичә азагында кошларны сакларга, рәнҗетмәскә, аларга ярдәм итергә кирәклегенә тагын бер кат инандылар.Кичә бик җанлы һәм дустанә атмосферада узды.


