Тойма авылы китапханəсендə 1 нче апрельдə халык ара балалар китабы көненə багышлап, китапханəче «Балаларга яӊа китаплар» дигəн дегустация уздырды.
Яӊа китаплардан күргəзмə оештырылды. Ямалетдинов Ильнар Сөмбел Гафарованыӊ «Чынга аш ачак хыял» китабыннан кыска өзек укыды. Балалар шушы китапныӊ эчтəлеге буенча эшлəнелгəн «Алсу шəһəреннəн Хыяллар шəһəренə сəяхəт» исемле уен уйнадылар. Юрий Ивановныӊ «Неповторимое путешествие в мир загадок» китабындагы табышмакларга җаваплар эзлəделəр. Ямалетдинова Эльмира Асия Юнысованыӊ «Алкалы чəчəклəр» китабыннан «Язны көтəм», «Яз хəбəрчелəре» шигырьлəрен сəнгатьле итеп укыды. Андрей Семин-Владовныӊ «Джоконда и Принцесса из леса» китабы балаларныӊ ихтибарына тəкъдим ителде. Бу китап буенча əзерлəнгəн дисктан берничə өзек тыӊладылар. Китапханəче Фатих Кəримнеӊ «Гармунчы аю белəн җырчы маймыл» китабыннан өзек укыды. Чарага килгəн балаларга бу яӊа китаплар бик ошады, өйлəренə укырга алдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)