Татар Тәкәш авылы хәбәр итә

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Елмаегыз,көлегез,файдасы күп,белегез!

Бүген кайгыру урынсы

Рәхәтләнеп көлегез.

Тирә-юньдә уен-көлке,

Мәзәк хәлләр күрегез.

Көлке хәлдән көлә белү

Бик файдалы, белегез!

Көлү кешенең гомерен озынайта. Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә. Менә нинди зур көчкә ия икән ул көлү! 1 апрель - Көлке көне. Бу көнне кешеләр арасында  бер-берсен алдау,шаярту гадәткә  кергән. Татар тәкәш  авылында да бәйрәм уздырып алдык. Бәйрәмебезгә  клоун килеп, шаян уеннар,  анекдотлар, шаян биюләр биедек. Кичәбез бик күңелле узды. Кичәгә чыккан кунаклар барысы да бик матур итеп чыгыш ясадылар, уеннарда катнаштылар. Барысына да бик зур рәхмәт.

Күршегезне көлдерегез,

Үзегез дә көлегез!

Көләч кеше озак яши,

Таза була белегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International