3 апрельдә Камай авылы мәктәбендә биология укытучысы Ахунова В.М. һәм китапханә белән берлектә кошларга багышланган “Тамчы шоу” уены уздырылды.
Уенда “Тургай” һәм “Күгәрчен” командалары катнашты. Ярыш кошлар турындагы сорауларга җаваплар табу белән башланды. Икенче ярышта укучыларның игътибарлыклары тикшерелде, аларга берничә рәсем тәкъдим ителде һәм шулар буенча сораулар бирелде. Командаларның капитаннары “тиз генә җавап бир“ конкурсында көчләрен сынаштылар. Кошны өлешләргә бүлеп рәсемгә төшерү конкусы бик тә үзенчәлекле булды. Команданың һәр кешесе анда үз өлешен кертте. Ярыш дәвамында “Тургай ” командасы җиңеп барды. Соңгы конкурста “жаворонок” сүзеннән яңа сүзләр табырга кирәк иде. “Күгәрчен “ командасы бу ярышта күбрәк очко җыеп, беренче урынга чыкты.
Китапханәче Галимуллина Г. балаларны “Кошлар безнең дуслар” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды һәм кошлар турында тагын да күбрәк белемнәр туплау өчен китапханәгә чакырды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)