Татар китапханәсе яңалыклары

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

4 апрель көннеТатар китапханәсендә1нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары белән(Укытучылары Ганиева А.С.) “Яхшы китапның һәр юлы алтын” дигән әдәби сәгать уздырылды.

Китапханәче Хафизова Г.Р. балаларны кагыйдәләр белән таныштырды, “Безнең календарь” дигән презентация күрсәтте, китаплар тәкъдим итте. Юбиляр язучылар Р.Корбан, Р.Вәлиев, Р.Мингалим, Э.Шәрифуллина, Ә.Ситдыйкова, Г.Гыйльмановларның  балалар өчен язылган шигырьләре  укылды. Укучыларның Зәкия Туфайлова иҗаты белән яхшы таныш булуы ачыкланды. Алар шагыйрәнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, яттан сөйләделәр, шигъри табышмакларын чиштеләр.

Ахырда, балалар китапханәгә язылып, китаплар сайладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International