Сәйтәк авыл клубында Мультфильм көне

2017 елның 7 апреле, җомга

   6 нчы апрель көнне Сәйтәк авыл клубында балалар бакчасына йөрүче балалар өчен  иртә гадәттәгечә   башланмады. Клуб залында аларны төрле мультфильмнан алынган җырлар каршы алды. Чөнки 6 апрель -Бөтендөнья  мультфильм көне.Клуб мөдире Гизатуллина Я.Г.  балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды. Йомшак уенчыклар аша мультфильмнар иленә сәяхәт итттерде. Балалар үзләренең яраткан мультфильмнары турында  сөйләделәр.Һәр уенчыкның нинди мультфильм герое , һәр җырның кайсы мультфильмнан  икәнен ачыкладылар. Бергәләшеп җырлар җырлап, түгәрәк уеннары  уйнадылар. Соңыннан группаларына кайтып , тәрбияче апалары Ефимова Л.М. белән берлектә, мультфильм геройларын ясадылар һәм иң яраткан мультфильмнары “Маша и медведь”ны карадылар.Бу иртәдән балалар көне буена җитәрлек бәйрәм рухы алганнардыр дип ышанып каласы килә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International