Коткаручылар формасына, янгын сүндерү машинасының тавышына битараф баланы табуы кыендыр, мөгаен. Ә инде чын янгын сүндерү җиһазын, техникасын, янгын сүндерүчеләрнең саклагыч киемнәрен күрү һәм янгын сүндерү системасы тарихын тыңлау төрле яшьтәге балалар өчен бигрәк тә кызыклы.
Бишенче апрельдә Менделеев муниципаль районының “Өмет яры” хезмәткәрләре тарафыннан “Янгыннан коткару бүлеге – 86” га экскурсия оештырылды.
Экскурсиянең төп максаты – пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту, шулай ук янгын булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.