Татар китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 7 апреле, җомга

6 нчы апрель көнне 11нче бакчаның “Әкият” төркеме балалары Татар китапханәсе белән танышты. (Тәрбиячеләре: Терещенко Н.В.)

Сабыйлар китап укучы буларак язылу, басмаларны өйгә алу кагыйдәләрен белделәр, күргәзмәләрне карадылар. Китапларга сак караш булдыру максатыннан, С.Маршак шигыре буенча эшләнәгән “Гришкины книжки” мультфильмын карап, эчтәлеге буенча әңгәмә уздырылды.

Бакчада бергәләп уку өчен китаплар, журналлар сайлау сабыйларның күңелләренә бигрәк тә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International