"Саулык – иң зур байлык”, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләгенә ирешә, хезмәттән, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.
Кызганычка каршы, күпләр сәламәтлек турында аңа куркыныч янаганда гына исләренә төшерәләр. Чын-чынлап сәламәт булу өчен сабырлык һәм хезмәт кирәк. Физкультура белән шөгыльләнү кешегә картайганчы сау-сәламәт һәм күтәренке рухлы булып калырга мөмкинлек бирә. Организмыңны балачактан ук даими саклап һәм күзәтеп тору кирәк.
7 нче апрель –Бөтендөнья сәламәтлекне саклау көнендә Камай авылы балалар бакчасында китапханә һәм мәдәният йорты белән берлектә “Күңелле күнегүләр” сәгате уздырылды.Күнегүләрдән соң, балалар сәламәтлекне саклауга багышланган мульфильмнар карадылар.
Мәктәп укучылары өчен “Сәламәтлекне саклау рецептлары ” исемле уен тәкъдим ителде. “Дөрес туклану”, “Гигиена таләпләре”, “Начар гадәтләр”, “Актив ял”, “Физик күнегүләр” номинациясендәге сорауларга җаваплар табып, укучылар сәламәт булу өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк икәнен тагын бер кат исләренә төшерделәр.
Әлеге чаралар балалар өчен кирәкле мәгълүматларга бай иде. Сәламәтлекне саклау,ныгыту - һәркемнең кулыннан килердәй эш.Сәламәтлек – ул гүзәллек. Шуңа күрә һәрчак матур булыгыз, табигать тарафыннан бирелгән байлыкны юкка сарыф итмәгез, үз сәламәтлегегезне саклагыз һәм ныгытыгыз.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)