АО “Аммоний” һәм ООО “Менделеевсказот” коллективы концерты

2017 елның 8 апреле, шимбә

Халык иҗатының 16 нчы район фестивале кысаларында АО “Аммоний” һәм ООО “Менделеевсказот” коллективы катнашында концерт булды. С.Гассар исемендәге мәдәният йорты фойесында кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. “Безнең шәһәр – иң яхшы шәһәр” дип аталган фестивальдә иң яхшы җыр һәм биюләр, театральләштерелгән күренешләр куелды. Артистларның һәр чыгышы көчле кул чабулар белән алкышланды. Фестивальдә катнашучыларны район башлыгы В.Чершинцев, АО «Аммоний» генераль директоры С.Шевченко, ООО «Менделеевсказот» генераль директоры Ф.Абдрахманов котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International