Сәламәтлек иң зур байлык

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

7 апрель көнне Иске Гришкин авыл китапханәсе, укытучылары Иштанова А.М., Попова Н.А. җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укучыларын кабул итте.

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан әзерләнгән «Здоровая жизнь-счастливая жизнь!» исемле танып белү сәгатендә балаларның сәламәтлеген ныгыту сораулары яктыртылды. Күз күрүнең кимүен булдырмау ысулларын, күзләрне ял иттерү күнегүләрен өйрәндек.

«Сәламәтлек рецепты» викторинасы соруларына җавап эзләп, начар гадәтләрне юлдаш итмәскә, физкультура, спорт белән дус булырга, көндәлек режим, шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә!-дигән нәтиҗәгә килдек.

«Күңелле физзарядка», күчтәнәч “мандаринка-витаминка”, китапханәгә кайткан өр-яңа китаплардагы киңәшләр барыбызга да күңел күтәрен келеге, бер кочак сәламәтлек өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International