Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

8 нче апрельдә  Тойма авылы китапханәсендә  мәдәният  хезмәткәрләре  һәм  китапханәче белән берлектә  кошлар көненә  багышлап  «Кошлар безнең  канатлы  дусларыбыз» дигән КВН  уздырдылар. Балалар Сыерчыклар һәм Карлыгачлар командаларына  бүленеп, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Кошлар темасына багышланган сорауларга җаваплар эзләделәр: «Буталган хәрефләр», «Сүзне тап», «Йолдызлы сәгать»  «Кем күбрәк кошлар исемен белә». «Әтәчләр сугышы»  уеннарында көч сынаштылар.Кошларның исемнәрен татар һәм рус телләрндә  яздылар. «Кошлар сайрый» , «Нигә урманда кычкырырга ярамый?» - дигән презентацияләрне  балалар  һәм ата-аналар яратып карадылар. КВН да 11 әр балл  җыеп , дуслык җиңде. Уенга 14 кеше килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International