9 апрель көнне Иске Гришкин мәдәният йорты музеенда китапханә белән берлектә балалар өчен "Бәрмәнчек бәйрәме" үткәрелде. Балалар бәйрәм тарихын нык игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. "Мир православной книги" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Соңыннан балалар барысы бергәләп аруландырылган бәрмәнчекләрне музейдагы, өй эче итеп ясалган, бүлмәгә кертеп урынлаштырдылар.







