9 апрель көнне Сәйтәк авыл клубында, китапханә белән берлектә, Бөтендөнья сәламәтлекне саклау көне уңаенан, "Сәламәтлек синең үз кулыңда” исемләнгән мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен кичә - уен оештырылды. Авыл клубы мөдире Гизатулина Я.Г. , презентация аша, сәламәтлекне тәшкил итүче факторлар белән таныштырды.Иң мөхиме- сәламәт яшәү рәвеше икәнен аңлатты.Балалар белән шул хакта әңгәмә оештырды.Балаларның “Сәламәтлек ни өчен кирәк ?” дигән сорауга җаваплары да тыңланды.Соңыннан “Минем күңелле тубым” дип исемләнгән ярышлар оештырылды.



