Сәйтәк авылында Бәрмәнчек бәйрәме

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

    8 апрель  көнне Сәйтәк авыл клубы  “Бәрмәнчек бәйрәме (Вербное воскресенье)” акциясе уздырды. Халкыбызнын куркэм милли бэйрэмнэре бик куп. Дини бәйрәмнәрнен берсе - Бәрмәнчек бәйрәме.Бу бәйрәм Олы көнгә бер атна кала билгеләп үтелә.Шул уңайдан авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г . бер төркем балалар белән, авыл кырындагы таллыкка барып , бәрмәнчек ботаклары җыйдылар. Соңыннан ул ботакларны “Өйләренә бәракәт, ә гайлә әгъзаларының һәрберсенә сәламәтлек теләп” , йорттан йортка йөреп, өлкән яшьтәге авылдашларга  бүләк иттеләр. Шулай ук урамда очраган һәр кешене якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, бәрмәнчек ботаклары тапшырдылар. Балалар  уз чиратында аз гына булса да шул бәйрәм тарихы белән таныштылар. Гизатуллина Я.Г. балаларга  гореф-гәдатләрне, дини бәйрәмнәрне онытмаска, хөрмәт итергә өнәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International