8 нче апрельдә Тойгуҗа авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре сәламәтлек көне уңаеннан "Сәламәт тәндә сәламәт акыл" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Башта нәрсә сәламәтлеккә зыянлы, нәрсә файдалы икәнен викторина сорауларына дөрес җавап биреп ачыкладылар. Ә инде кем физик яктан көчле икәнлеген күнегүләр ясап дәлилләп күрсәттеләр.




