"Итәкле кияу" Турайда

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

7 нче апрель көнне Бәзәкә мәдәният йорты театр коллективы "Итәкле кияу" (Аманулла) спектакле белән Турай авыл халкын таң калдырды. Спекталь ике пәрдәдән торды. Авыл үзешчәннәре үз рольләрен зур тырышлык һәм осталык белән, җиренә җиткереп башкардылар. Тамашачы артистларның чыгышын көчле алкышларга күмде. Рольләрне башкаручы Фәйрүзә Хузиахметова, Фәрит Гараев, Рәфис Сибгәтуллин, Расим Мусин, Илсур Хузиахметовларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Рәвия һәм Резидә Мусиналар, Тәнзилә Сибгәтуллина артистларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтеп тордылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International