Табигать – уртак йортыбыз

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

 “Экологик белемнәр атналыгы” кысасында, 14 апрель көнне Татар китапханәсендә 11нче бакча балалары белән “Табигать – уртак йортыбыз” дигән экологик сәгать уздырылды. (Тәрбиячеләре Терещенко Н.В.)

Табигатьнең 3 могҗизасы: һава, су һәм урманнар турында сөйләшү үткәрелде. Аларны пычратмау, саклау чаралары ачыкланды, табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде.  “Елга турында әкият”, “Агачлар да авырый” мультфильмнарын карау, җәйге урман тавышын тыңлау балаларга белемнәрен ныгытырга булышты.

Тирә-юньнең чисталыгы өчен һәркем җаваплы. Балалар белән дә кулдан килгәнчә табигатьне сакларга,теләсә кая чүп ташламаска килешенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International