Казан татар хатын-кызларын җыйды.
2017 нче елның 13-15 нче апрелендә Казанда татар хатын-кызларының 5 нче халыкара форумы узды. Алар халык традицияләрен саклау буенча фикер алышырга җыелдылар. Форумда Менделеевскидан да делегация катнашты. Алар арасында Алсу Минирахманова һәм Юлия Евдокимовалар бар иде.Форум программасы бик кызыклы оештырылган иде.