Сәйтәк авыл клубында Балачак бәйрәме

2017 елның 2 июне, җомга

 

1 июнь-Балаларны халыкара яклау көнендә, Сәйтәк авыл клубында Балачак бәйрәме булды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. барлык балаларны уңышлы гына уку елын тәмамлаулары  котлады.Авылыбызның мәдәни тормышында активлашулары өчен  активистларга Мактау грамоталары тапшырды.Бәйрәм күңелле уеннар белән аралашып барды. Балалар табышмакларга,кызыклы сорауларга җавап биреп, уку елы  белән саубуллашып, күңелле каникуллар башлануына сөенделәр. Бәйрәм азагында асфальтка рәсемнәр ясау конкурсы оештырылды..Илләргә тынычлык теләп, күккә  төсле шарлар очырттылар. Балалар өчен спортплощадкада  хәрәкәтле уеннар уздырылды. Бәйрәм флешмоб белән тәмамланды. Кич буе балаларның күңелле шат авазлары яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International