1нче июнь көнне Камай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче балалар өчен “Уйный-уйный үсәбез ” исемле уен программасы оештырдылар.
Китапханәче Галимуллина Г.М. әзерләгән “Минем яраткан китапларым” исемле әдәби уенда катнашып, балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәм хәрәкәтле уеннар белән дәвам итте. Балалар командаларга бүленеп ярыштылар. Җиңү яулау өчен бердәмлек кирәклеген аңладылар. Бәйрәм күмәк бию белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)