1 нче июньдә Тойгуҗа мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан балалар белән төрле уеннар үткәрделәр. Ярыш төрендәге уеннарда оныкларына әбиләре дә көч биреп, җиңүгә рухландырып тордылар. Бәйрәм ахырында чарада катнашучылар саф һавада бергәләп чәй эчтеләр.




