Песәй авыл китапханәсе Песәй урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары белән (педагог-оештыручы Әхмәтгәрәева Г.Г.) "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз"III Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Акциянең оештыручысы булып "Китапханә - мәгълүмат үзәге"Талицк шәһәр округының муниципаль казна учреждениесе тора.