Үзәк китапханәдә Россия көненә багышланган «Гаҗәеп Россия» дип исемләнгән күргәзмә – викторина оештырылды.
12 нче июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм - милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы. Безнең ил күп төрле. Һәркемнең яраткан почмагы бар. 11 нче июнь көнне Сәйтәк авыл китапханәсендә «Россия - минем Туган илем» дип исемләнгән танып–белү-уен программасы үткәрелде.
11 нче июнь - Тат. Чаллы авыл китапханәсендә Россия көненә багышланган «Минем гимн, Минем флагым, минем Россия» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
11 нче июнь көнне Песәй авыл китапханәсендә укытучылар Әхмәтгәрәева Г.Г. һәм Фаттахова А. А. белән берлектә «Теремок» мәктәп яны лагере балалары өчен Россия көненә багышланган «Безнең данлы символлар» - танып-белү сәгате үткәрделәр.
Илнәт авыл китапханәсе «Россия – минем Туган илем» дип исемләнгән тарихи экскурсия үткәрде.
Тойма авыл китапханәсендә китапханәче мәдәният хезмәткәре белән берлектә Россия көненә багышланган «Без Россиядә яшибез» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.
Тихоново авыл китапханәсендә Тихоново мәктәбе укучылары өчен «Мин яратам сине, Россия!» Россия көненә багышланган чара узды.
Абалач авыл китапханәсе Россия көне уңаеннан «Менә нинди ул, кадерле Россия» дип исемләнгән тарихи мозаика үткәрде.
Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Россия көнен безнең дәүләтнең барлык почмакларында да билгеләп үтәләр. Шулай итеп, без бөек илне үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре белән данлыйбыз. Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г. М. мәктәп яны лагере балалары өчен «Бу көчләргә исем бар – Россия!» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрде. Россия көненә багышланган чара.
«Россия – минем Туган илем», шундый исем астында Турай авыл китапханәсендә Россия көненә багышланган тарихи сәгать узды.